|
Складта бәрәңге әрчегән төнне күңелле була. Беренчедән, ул төнне төне буе ашыйсың. Кәбестә, кишер, суган – нәрсә бар, барысын да. Икенчедән, ул төннән соң дәрескә бармаска рөхсәт ителә, иртән сәгать өчләрдә кайтып йокыга таласың, таласың... «Минем иртәгә дәрескә барасы юк бит әле» дип йокыга яту – үзе бер ләззәт, иртән кычкырышып сикереп торалар, чәйгә йөгерәләр, бераздан бүлмәне җыештыралар. Син боларның барысын да сизеп йоклыйсың. Аның саен йокыга тәм керә бара. Менә-менә, сине караватың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш – йоклау! Рәхәт бу дөнья. Менә сине яңадан үз урыныңа күчерәләр, ашыгып дәрескә чыгып йөгерәләр. Бөтен төкләрең белән сизеп йоклыйсың: менә педагогика укытучысы класска керде, менә берәүне бастырды, теге малай, әлбәттә, газап чигә – ә син киерелеп йоклыйсың... Сиңа бу вакытта берни дә кирәк түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү мәсьәләсе дә, гөберле баканың ашказаны системасы да, сыйфат ясагыч кушымчалар да, хәтта Елизавета патшаның ничә күлмәге булуы мәсьәләсе дә сине кызыксындырмый. Ләкин складта уздырган төннең тагын бер күңелле ягы бар әле: склад мөдире һәм шундагы бөтен складларның төнге каравылчысы Сабир абзый – хикәяче. Искиткеч ипле, җайлы кеше. Педучилищеның каравылчысы да педагогиканы белә торган кеше була икән! Ул төннәр буе утырып сөйләргә ярата.
|